Зәй йөгерешчеләре җиңү яулый
Казанның үзәк мәйданында республика укучыларының Х спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Ярышларда 31 районнан 435 спортчы катнашты. Зәй данын исә “Чаңгычы” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. 800 метр арага узышы Алиса Ибашаева – II, Артур Байрашев диск атуда III урын алды. Команда үз төркемендә җиңүче булды.

