Мөселман яшьләре спорт ярышларында көч сынаша
Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мөселман яшьләре республика спартакиадасының төбәк ярышлары үтә. Анда катнашу өчен якын-тирә 8 районнан командалар килде. Ярышлар йөзү, мини футбол, гер күтәрү, кул көрәше, аркан тартышу буенча оештырыла.