Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк турында Зәй укучылары 23 урын яулады
1 июнь - Балаларны яклау көнендә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк туры җиңүче, призерларын тәбрикләү тантанасы оештырыла. Быелгы белем ярышларында Зәй укучылары 23 җиңүче һәм призер урыннарны алуга иреште. Тантаналы чарада аларны район хакимияте исеменнән бүләкләү була.

