Өч баланың үле гәүдәләре табылган
3 бала һәм 2 олы кешенең үле гәүдәләре табылган. Шулай ук ике кеше авыр тән җәрәхәтләре белән сырхауханәгә озатылган.
Бу хәл бүген иртән Тула шәһәрендә шәхси йортта була. Аларның барысын да 30 яшьлек ир-ат пычак белән кадап чыккан булырга тиеш. Ирне кулга алганнар. Тикшерү бара.

