Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Мәрхәмәтле йөрәк"ле Никифоровлар

Лениногорск шәһәреннән Никифоровлар гаиләсе “Идел буеның уңышлы гаиләсе–2015” округ фестиваль-бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Әлфия һәм Валерий Никифоровлар ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне данлаучы “Мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә чыгыш ясаячак.

 


“Идел буеның уңышлы гаиләсе” бәйгесе Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тәкъдиме белән, җәмгыятьтә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен үстерү, таныту максатында өченче ел рәттән оештырыла. Бәйгедә милли һәм гаилә традицияләрен саклауга, балаларын тәрбияләүгә күп көч куйган, җәмәгатьчелектә хөрмәт казанган гаиләләр катнаша. Үткән ел анда шулай ук “Мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә безнең республикадан Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә яшәүче, үзләренең биш баласын тәрбияләп үстерүдән тыш, тагын ун ятимне сыендырган Люция һәм Павел Звегинцевлар гаиләсе җиңү яулаган иде. Ә “Милли традицияләргә тугрылык” номинациясендә Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан Ләйлә һәм Ришат Абдуллиннар гаиләсе иң яхшы гаилә дип табылган иде.

Быел бәйге Оренбур каласының “Газовик” Мәдәният сараенда, Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан, 31 май-1 июнь көннәрендә үтәчәк. Фестивальгә Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән мактаулы гаиләләр җыелачак, сәхнәгә барлыгы 107 кеше чыгачак. Җиңүчеләр “Ата-ана даны”, “Хезмәт династиясе”, “Әни, әти, мин – спорт гаиләсе”, “Минем гаиләм – минем байлыгым”, “Кайда да яхшы – өйдә рәхәтрәк”, “Иң яшь гаилә”, “Интернациональ гаилә”, “Гаилә эше” кебек уннан артык номинациядә билгеләнәчәк. Жюрны Россия Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары, хатын-кыз космонавт, генерал-майор Валентина Терешкова җитәкләр дип көтелә.

Татарстанны бу юлы Лениногорск шәһәреннән милләтара никах коруга карамастан, инде 30 елдан артык дус-тату гомер кичергән күп балалы Никифоровлар гаиләсе тәкъдим итәчәк. Никифоровларны якташлары яхшы белә: Валерий Дмитриевич районда тәҗрибәле хирург, аның тормыш иптәше Әлфия ханым балалар хастаханәсендә шәфкать туташы. Никифоровлар дүрт бала үстереп: ике малай – Евгений белән Олег һәм ике кыз – Оксана белән Алина, инде оныклар сөя. Ике балалары әтисе юлын – табиблык һөнәрен сайлаган.

 

Ләкин балалар буйга җитеп, бер көн өйләре бушап-тынып калгач, Әлфия ханым йөрәк җылысын ятимнәргә багышларга карар кылган, гаилә башлыгы – гомере буена сабыйларны дәвалаучы ире дә аның теләгенә каршы килмәгән. Женя, Катя, Дима, Лида, Аришка, Данил, Артур – бүгенге көндә Никифоровлар гаиләсендә тәрбиягә алынган җиде бала ата-ана мәхәббәтен тоеп үсү бәхетенә ия. Бу гаиләдә һәр баланың сәламәтлеген кайгыртуга да зур игътибар бирелә.

 

Никифоровлар гаиләсе актив тормыш белән яши, алар шәһәрдә, Татарстан, Россия күләмендә уздырылган иҗади бәйгеләрдә һәрдаим җиңүләр яулый. Ир белән хатын уллыкка, тәрбиягә бала алырга ниятләгән бүтән ата-аналарга киңәшләр бирүче консультатив төркемдә дә эшли. Алар гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен торгызуга өлеш кертүләре, балалар тәрбияләүдә үрнәк тәҗрибәсе өчен Лениногорск хакимиятенең Рәхмәт хаты, халыкның сәламәтлеген саклауга куйган күпьеллык хезмәте өчен район хастаханәсенең, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләгән. Никифоровлар Татарстанның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды.

 
Лилия ГАДЕЛШИНА (intertat.ru)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *