Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зур имтиханга әзерлек

Хәбәр иткәнебезчә, быел көз көне Татарстан Президенты белән бергә җирле органнарга депутатлар да сайлаячакбыз. 13 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларга кандидатлар барлау башланды инде. Әлмәттә чираттагы праймериз узды.


Депутат итеп сайлану җиңел түгел. Халык сиңа ышаныч күрсәтсен өчен башта кандидат булу зарур. Кандидатлык өчен дә көрәшергә кирәк. Дөрес, бөтен кандидат та иләк аша уздырылмый. “Бердәм Россия” партиясе генә аларны праймериз үткәрү юлы белән сайлап ала. Шуңа күрә партия эчендә алдан сайлауларга һәркем җитди карый.

Әлмәттә праймериз өч тапкыр булды. Чөнки кандидатлыкка кандидат итеп 45 “бердәмроссия”ле теркәлгән. Алар өч мәйданчыкка бүленгән иде. Соңгы мәйданчык эшендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров та катнашты. Ул узган биш елга нәтиҗә дә ясады.

– Һәр сайлау алдыннан башкарылган эшкә исәп-хисап тотабыз. Республикада төгәл система булдырылды. Барлык сорауларны чишү, кешеләр дәүләт хезмәтләреннән тулысынча файдалана алсын өчен тырышлык куела, – диде Ришат Фазлытдинович. – Кайсы гына юнәлешне алма, без күркәм уңышларга ирештек. Болар хакында да сөйләргә кирәк. Бу елларда бернинди сәяси, социаль киеренкелекләргә юл куелмады.

Алдан тавыш бирү юлы белән сайланырга тәкъдим ителгән кандидатлар арасында моңа кадәр депутат “камытын” киеп караучылар да бар. Сайлаучылары аларны эш-гамәлләре буенча яхшы белә. Арада беренче тапкыр кандидатлыкка күрсәтелүчеләр дә күзәтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да шундыйлар сафында.

– Безнең бурыч – үз эшенең остасы булган депутатлык корпусы формалаштыру, – диде ул чыгышының кереш өлешендә. – Чөнки нәкъ менә район, җирлек масштабындагы теге яки бу сорауның язмышын алар хәл итә. Сайлаулар – 5 елга исәпләнгән зур имтихан. Әлмәтлеләр тавыш биргән кандидатлар ышанычны аклар дип ышанасы килә.

Айрат Хәйруллин Әлмәтнең социаль-икътисади яктан үсеш алган шәһәр икәнлеген, нефтьчеләрнең зур ярдәме булуын искәртте һәм үз алдына моңа кадәр ирешелгән, булган барлык яхшылыкны, гамәлләрне саклау һәм аларны тагын да үстерү бурычын куюын белдерде. Эшчәнлектә ачыклык, халык белән кулга кул тотынып эшләү – төп принципларның берсе. “Әлмәт яшь шәһәр. Аның үсешендә, традицияләрендә яшьләр дә актив катнашырга тиеш. Талантлы яшьләр биредә калсын өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар”, –дип исәпли район башкарма комитеты җитәкчесе. Айрат Хәйруллин шулай ук районга инвесторларны җәлеп итү буенча эшне өстенлекле юнәлеше буларак тәкъдим итте.

Кандидатларның һәрбесе өч минут чыгыш ясаганнан соң сайлаучылар бюллетеньнәр алып тавыш бирергә ашыкты. Июньнең икенче яртысында “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт бүлеге конференциясендә сентябрь сайлауларына кандидатлар күрсәтеләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *