Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Чигү чиктем матур җепләр белән”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы “Илемне саклаучыга-чиккән кулүяулык” һәм “Сабантуй батырына-чиккән сөлгем-минем бүләгем” исеме астында кульяулык һәм сөлге чигүчеләрнең иҗади бәйгеләрен игълан иткән иде.

Бәйгедә безнең районыбызның чигү осталары да бик теләп катнаштылар. Бигрәк тә мәктәп укучылары һәм укытучылары активлык күрсәттеләр.

Кульяулык чигүчеләр арасында җюри әгъзалары беренче урынга Биектау мәктәбе инглиз теле укытучысы Гүзәлия Шәйдуллина һәм Югары Тегермәнлек мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Нәзилә Закированың эшләре лаек дип таптылар. Икенче урынга Шомырбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шәрипова һәм Тулуш мәктәбенең алтынчы  сыйныф укучысы Язилә Имаметдинова, өченче урынга Тулуш мәктәбе укучылары Илүзә Фәттәхова һәм Зөлфәт Сибгатов лаек булдылар. Зөлфәт бәйгедә катнашучы бердәнбер егет. Чигү кызлар эше дип куркып тормаган ул. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән татар халык мәкале нәкъ менә андыйлар турында инде.

“Сабантуй батырына чиккән сөлгем минем бүләгем” бәйгесә исә беренче урын  Шомырбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Елисеевага, икенче урын Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты мөдире Валентина Ефримовага, өченче урын Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысы Гөлназ Сәләхиевага бирелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек кульяулыклар һәм сөлге, шулай ук уңган егетебез чиккән кульяулык та Бөтендөнья татар конгресына республика бәйгесенә җибәрелде. Республика күләмендә җиңүчеләрнең эшләре Казан шәһәре Мәҗит Гафури музеенда күргәзмәгә куелдылар һәм киләчәктә татар яшәгән чит илләргә күргәзмәләргә кую өчен бүләк итеп биреләчәк.

Фирдания Әхмәтҗанова.

“Ак калфак” район иҗтимагый

 оешмасы җитәкчесе.

 

Фото: redrs@mail.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *