Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балтач авылында мәчет салынуга 100 ел тулу уңаеннан дини чара уздырылачак

Авыл урамнары буйлап барганда һәр йорт, һәр нигез, аларның хуҗалары турында хатирәләр яңартып, ямансулап барасың. 

Ара-тирә хуҗасыз калган нигезләр дә күренгәли. Кайберләренең рәшәткә-коймалары җимерелгән, тәрәзә пыялалары ватылган, кайберләренең капкасына терәү куйганнар... Билгеле, заманча итеп төзелгән, капка төбендә икешәр машина торган, нык нигезләр дә бар. Аларын күреп чын күңелдән сөенәсең, авылның киләчәгенә матур өметләр баглыйсың.

Авыл уртасында һәр кеше өчен изге саналган тагын бер нигез бар... Анысы - авыл мәчете. Кызыл кирпечтән салынган әлеге мәһабәт бинаның тарихы 20 гасыр башына барып тоташа. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган кирпеч бинасы 1915 елда Казан өязенең Байчура авылы кешесе Мөхәммәтвәли Сәфәргали улы Вәлитов акчасына төзелгән булган.

Әлеге бина салынуга 100 ел тулу уңаеннан, Юлсубино (Балтач) авылында дини чара уздырылачак. Чарага Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов, районыбыз имамнары һәм башка хөрмәтле кунаклар килүе көтелә.

Язучы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гыйматдин улы Гариф мәхәллә тарихы, авыл мәчетенең тарихи чыганакларда чагылышы, авыл имамнары турында чыгыш ясаса, авыл мәктәбендә директор булып эшләгән Гәбделхәй Хәбибрахман улы Мөбәрәков мәчет бинасын белем йорты буларак файдалану турында мәгълумат биреп китәр дип уйлыйбыз.

Билгеле инде, авыл мәчетендә күп еллар имам-хатыйб вазыйфасын башкарган Гәбделхәй Сөни улы Сөниев мәчет манарасын торгызу еллары, ә авылның хәзерге имамы Фирдинанд Гаделхак улы Хакимов кешеләрнең мәчет, зират кебек изге урыннарны төзекләндерүе, мәчет тутырып намазларга йөрүе турында шатланып сөйләр дип тә өметләнәбез.

Чарада автор-башкаручы Ильяс Йосыф улы Халиков, “Азан” иҗат төркеме дә катнашачак, балалар өчен конкурслар, викториналар да уздырылачак.

Юлсубино (Балтач) авылы белән бәйләнеше, гомумән, килергә теләге булган һәр кешене әлеге чарага көтеп калабыз. Чарага килгән һәр кеше тарихка, үткәнебезгә әйләнеп кайтыр, дини вәгазь һәм мөнәҗәтләр тыңлар, җомга намазында катнашыр һәм күңеле сафланып өйләренә таралыр дигән өметтә калабыз.

Әлеге дини чара 12 июньдә көндезге 10.00 дә Юлсубино (Балтач) авылы мәчет ишегалдында башланачак.

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Казан шәһәре.

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *