Тизлекне арттырып фаҗига ясаган
ВАЗ-2110 йөртүчесе тизлекне арттыра һәм юл кырыендагы электр баганасына килеп бәрелә.
Машина эчендә 6 кеше була, аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булып чыга. Нәтиҗәдә 20 яшьлек егет үлә, калганнары төрле тән җәрәхәтләре белән сырхауханәгә озатыла. Бу хәл Биектау районында була.

