Зәйлеләр лауреат исеменә лаек булды
Имәнлебаш авылы мәдәният йортыннан “Энҗекәй”, Сәвәләйдән “Сәвәләй” керәшен фольклор коллективлары “Түгәрәк уен” республика татар фольклор фестивалендә катнаштылар. Имәнлебашлылар “Сепарат аерту”, сәвәләйлеләр исә “Боламык” бәйрәмен күрсәтеп, лауреат исеме алдылар. Имәнлебаштан Зәкия апа Габдрәхимова бәет-мөнәҗәтләр башкарып, җиңүче булды. Фестивальдә республиканың 22 районыннан коллективлар чыгыш ясады.

