Табиблар командасы Спартакиадада икенче урын яулаганнар
Күптән түгел Казанның “Олимп” спорт комплексында Татарстан республикасы медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2015” Спартакиадасының финалы булды.
Безнең табиблар район больницалары командалары арасында икенче урынны алуга ирештеләр. Ә йөзү, өстәл теннисы, волейбол, җиңел атлетика (ир-егетләр) ярышларында беренче урыннарны яуладылар. Хатын-кызлар волейбол, җиңел атлетикада икенче урынны алдылар. Шахмат буенча да өченче призга ия булдылар.
Фото редакция архивыннан алынды.

