Кемгә машина кирәк? Алыгыз!
Татарстанда М-7 трассасында машиналар ташый торган йөк машинасыннан «Лада» автомобиле шуып төшеп киткән һәм чак кына авария булмый калган. Ул арттан килүче чит ил машинасына бәрелә язган.
Ә йөк машинасы шоферы аны-моны абайламый юлын дәвам иткән. Ярый әле намуслы кешеләр аны куып җитеп, шоферга машинасының төшеп калуын әйткәннәр.