Әлмәт җитәкчесе үзенең ярдәмчеләрен велосипедка утыртты
Шәһәр төзеклеге өчен җавап бирүче оешма-предприятиеләре җитәкчеләренең иртәсе гадәттән тыш башланды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Әлмәт шәһәре юллар идарәсе, “Экосервис” ААҖ, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты җитәкчеләре һәм белгечләре район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән Әлмәт буенча велорейдка чыкты.
Төркемгә журналистлар да кушылды.
Рейд барышында кузгатылган төп мәсьлә – шәһәребездә яшел утраучыклар булдырыу һәм аларны саклап калу. Парклар һәм скверлар елы уңаеннан гына түгел, гомумән дә һәрвакыт актуаль булган бу сорау, бәхеткә, халыкны гына түгел, Әлмәт җитәкчелеген дә борчый булып чыкты. Баксаң, махсус тыюлык куелган зонага кертелмәгәнлектән, теләге һәм терәге булган һәркем агачларны кисеп ... кибет сала ала икән.
– Бу хәл булырга тиеш түгел. Безнең бурыч – парк һәм скверларны чиновниклардан, ягъни мәсьлән, үзебездәг саклау, – диде Айрат Хәйруллин алты сәгатькә сузылган рейд барышында

