Җәлил әлмәтлеләргә үпкәләгән
Ленин урамындагы 47 нче йорт башында күркәм бер һәйкәл бар. Муса Җәлил истәлегенә куелган ул.
Бөек, батыр шагыйребезнең үзен онытуларын күреп күңеле сыкрана торгандыр. Өстәвенә быел Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елы да. 9 Майда салынган чәчәкләр кибеп, корып беткән, ә һәйкәл янына ник бер чәчәк утыртылсын. Җитмәсә бер сан да кубып төшкән. Үпкәләрлек тә!

