Елховойда Сабантуй бәйрәме узды
Елховойлыларны милли бәйрәмебез белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм башка мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Авылда бер меңгә якын кеше яши.
Аларның хезмәтсөючәнлеге, тырышлыклары хакында дан күптән таралган. Бүген дә елховойлылар әйдәп баручылардан санала. Сабантуйда авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук гаилә стажларына 55 елдан артык булган парлар да хөрмәтләнде. Елховойлылар һәм кунаклар төрле уеннарда да актив катнашты, “Болгар кызлары”, “Айфара” төркемнәре чыгышларын алкышларга күмеп карады.

