Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 19 декабрьдә «Чистай» мәдәният үзәгендә театральләштерелгән тамаша узды. Менә инде дүрт ел рәттән ел ахырында Чистай мөхтәсибәте гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән, социаль характердагы программа әзерләп, район халкына тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Быелгы чара «Адашкан уйлар» дип исемләнде. Әлеге тамашаның үзенчәлеге шунда ки, сәхнәдә барган хәрәкәтләр кинозал экранына яки экраннан залга күчә, ул тирән мәгънәгә ия һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Елдагыча, әлеге программаны мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр активы Мәүлид аена багышлап оештырды.

Театральләштерелгән тамашаны карарга төрле яшьтәге 400 артык кеше килде. Алар арасында Татарстанның Кама аръягы төбәге имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр дә бар иде.

Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үзенең чыгышында әлеге программаны оештыруда мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, барлыгы утыздан артык кешенең тырыш хезмәте кергәнен билгеләп үтте. Равил хәзрәт шулай ук Чистай шәһәре мөгаллимәләренә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Спектакль татар телендә рус титрлары белән барды. Бәйрәм дога кылу белән тәмамланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *