Добавить новость
Новости сегодня

Шәфкатьлелек аның юлдашы

Картлар интернаты, балалар йорты диюгә җаннар өзгәләнә. Бәхетле булыр өчен туган, матур яшәргә омтылган адәм баласының әнә шул йортларда яшәргә мәҗбүркызгану хисе дә уята.  Әмма бу язмыш, тормышта исә берәү дә хатадан хали түгел.
Корноухово картлар интернет-йортына барган саен күңелдән әнә шундый уйлар йөгерә. Чарасыздан, ярый әле ярдәмгә мохтаҗларны сыендырыр өчен хөкүмәт шушы йортларны төзегән дисең. Биредә эшләүчеләрнең мәрхәмәтле булулары исә якты карашларыннан ук сизелеп тора. Капкадан керә-керешкә андагы тәртипне, матурлыкны күреп исең китәрлек. Төрледән-төрле чәчәкләр үсә, яшелчәләр өлгергән. Без килгәндә чиләк-чиләк тутырып кыяр җыялар иде.
Килүче кунакларны интернет-йорт җитәкчесе Рәмзия Сатдинова каршы ала. Никадәр генә вакыты тыгыз булса да, аралашыр өчен сәгать-минутларын таба ул. Алып килгән күчтәнәчләрне һәрберсенә тигез итеп бүлә. Шул арада аларны тыңларга, киңәшләрен бирергә дә өлгерә. Өлкәннәр белән җитәкче арасындагы мөгамәлә гади дә, дустанә дә.
 
–Биредә тыныч кына яшәр өчен бар уңайлыклар да бар. Аларга ярдәмнән бигрәк, җылы сүзгә кирәк. Бер-беребезне аңлап яшәргә, эшләргә күнеккән инде без,–ди ул.
 
Әйе, җылы сүз–җан азыгы. Мөмкинлекләр зур, берәү дә зарын түкми, җитәкчегә, үзләрен тәрбия кылучыларга да рәхмәтлеләр. Тик якты бүлмәләрдә гомер көзләрен көткән карт-карчыкларның шушы ачы язмышка дучар булуы гына аяныч. Беркемдә дә шәфкать-миһербанлык сыйфатлары югалмасын иде.
 
Гөлнур Яруллина.
Балык Бистәсе.
 
Фото редакция архивыннан алынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *