Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ШӘЙДУЛЛИН ТРИПТИХЛАРЫ

Татарстан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә рәссам Шамил Шәйдуллинның картиналар күргәзмәсе ачылды. Биредә аның татар халкына, милли бәйрәмнәребезгә, XVI гасырда Казанны алу фаҗигасенә, Сөембикә-ханбикәбезгә, олуг шагыйребез Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган зур картиналарны күрергә мөмкин.

Рәссам Ш.Шәйдуллинның иҗатында академик өслүб халыкчанлык белән бергә үрелеп килә. Композицияне кору, төсләрне катнаштыру осталыгы белән дә ул сәнгать сөючеләрнең игътибарын җәлеп итә. Рәссам графика төрендә дә бердәй илһамлы иҗат итә. Аның сызымнары нечкә-нәфис, рәсемнәре образлы булуы белән әллә каян күзгә ташлана.

Тәтеш районының Берлек авылында туган рәссам гомере буе яратып авыл темасын сурәтли. Әмма бүтән рәссамнарныкыннан аермалы буларак, аның авыл композицияләренә шигъри аһәң, моң хас. 3яшьтән бирле Казанның Сукно бистәсендә яшәү, Санкт-Петербургта И.Репин исемендәге сәнгать академиясендә уку, Казаныбызга кайтып Х.Якупов җитәкчелегендәге аспирантураны тәмамлау рәссамның дөньяны күзаллавын киңәйтә. “Ш.Шәйдуллинның картиналарында авыл һәм шәһәр, җир һәм күк, шигърият һәм фәлсәфә кисешкән”, - дип бәя биреп язды сәнгать белгече Розалина Шаһиева.

Рәссам Ш.Шәйдуллинның күргәзмәсе шундый зур күләмдә Казаныбызда беренче тапкыр оештырыла. Ул август урталарына кадәр генә эшләячәк.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан күренеш һәм рәссамның кайбер эшләре.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *