Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Коррупция: кайсы район табиблары ришвәт ала?

2015 елда Татарстанда коррупция белән көрәш шактый нәтиҗәле булган. Республикада ришвәтчелек күләме кимеде, дип санаучылар саны 41 процентка җиткән.
Бу турыда Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте. Матбугат конференциясе 2015 елда халык арасында оештырылган социологик сораштыру нәтиҗәләренә багышланды. Ул Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов рәислегендә узды.
 
- Коррупция республика икътисадының һәрбер тармагында диярлек очрый. Бу аңлашыла да, Татарстан икътисади яктан аеруча алга киткән төбәкләрдән санала. Икътисад никадәр баерак булса, коррупция өчен мөмкинлекләр дә зуррак, - дип башлады сүзен Алексей Панкратов.
 
Коррупция очраклары кими
 
Хәер, 2015 елда Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан уздырылган социологик сораштыру республикада коррупция белән бәйле вәзгыятьнең бераз яхшыруын күрсәткән.
 
- Агымдагы елда коррупция белән бәйле вәзгыять яхшырды дип санаучы кешеләр саны шактый артты һәм 41 процентка җитте. Моңа кадәр исә күпләр “бу өлкәдә бернинди дә уңай үзгәреш юк” дип җавап бирә иде. Ә менә коррупция очраклары артты дип җавап бирүчеләр саны 2011 елда 30 процент булса, быел 15 процент тәшкил итә, - дип белдерде Ольга Семенова.
 
Шунысы мөһим, күпләр өчен коррупция – ул кемгә дә булса ришвәт бирү. Соңгы мәгълүматларга караганда, аның уртача күләме 33 мең сум тәшкил итә.
 
- Халык коррупциянең төп сәбәбен түрәләр эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә үтә күренмәле булмавы белән аңлата. Ришвәтчелек өчен җәзаның “адекват” булмавы да коррупциягә юл ача, дип уйлаучылар да юк түгел, - дип дәвам итте сүзен белгеч.
 
Ришвәтчеләр – полиция, табиб һәм укытучылар
 
“Коррупция шәхси тормышымда комачаулый” дип җавап бирүчеләр саны 2015 елда 2011 ел белән чагыштырганда 18 процентка (!) кимегән.
 
- Тагын бер мөһим күрсәткеч: 2009 елдан алып 2015 елга кадәр Татарстанда коррупция белән очрашкан кешеләр саны тотрыклы рәвештә кимүгә таба бара. 2009-2011 елларда республикада һәр бишенче татарстанлы “ришвәтчелек белән очраштым” дип җавап бирсә, хәзер исә бу фикер белән һәр унынчы татарстанлы килешә, - диде Ольга Семенова.
 
Халык фикеренчә, коррупция очраклары аеруча еш теркәлә торган тармаклар булып һәрвакыттагыча ЮХИДИ, сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәләре санала. Татарстанлыларның 59,1 проценты полиция хезмәткәрләрен, 52,6 проценты – табибларны, ә 48,3 проценты – вуз мөгаллимнәрен ришвәтчелектә гаепли.
 
Конкрет районнарга тукталсак, Алексеевск, Бөгелмә, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Чистай халкының 80 проценттан артыгы ришвәтчелек очракларының күбесе ЮХИДИ тармагында очрый дип җавап биргән. Табибларның ришвәт алу очраклары Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кукмара, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында аеруча еш теркәлә икән. Вуз укытучыларының канунсыз байлыкка мөкиббән булуын Алексеевск, Апас, Әтнә, Кукмара, Мөслим, Тукай һәм Теләче халкы ассызыклаган.
 
Коррупциягә каршы тору өчен татарстанлылар ришвәтчелеккә каршы көрәш белән бәйле законнарны катгыйлатырга, бюджет чараларының бүленешен җитди контрольгә алырга кирәк дип саный.
 
Рәмзия ЗАКИРОВА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *