Лениногорскиның 7 нче мәктәбе "бишле" алган
Август башында республика мәгариф һәм фән министрлыгыннан тикшерү төркеме 200 ләп авыл һәм шәһәр мәктәбендә булып, аларның яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Әлеге төркем бездә дә булып берничә мәктәпне карады. Ахырдан зоналар буенча җиңүчеләрне билгеләделәр, безнең 7 нче мәктәп әлеге төркемгә керде. Хәзер җиңүчеләрне республика буенча билгеләп, август конференциясендә бүләкләячәкләр.