Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмара халкы Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү турында фикер алышты

(Кукмара, 18 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Гатауллина). Кукмара районы китапханәсендә «Архитектура десанты» архитекторлары катнашында Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү концепциясе проектын тәкъдим иттеләр. Ул 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелә.

Район мәдәният йортында шәһәрнең үзәк урамнарын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узган иде. Анда халыкның барлык катлам вәкилләре: яшьләр, хезмәт коллективлары әгъзалары, эшмәкәрләр, өлкән буын вәкилләре катнашты. Ул вакытта һәр төркем урамнарны ничек итеп күрергә теләве турында үз проектын тәкъдим итте.

Ял итү зоналарын, шәһәр үзәгендә су агу урыннарын, велосипед инфраструктурасын төзекләндерү, урналар, био-бәдрәфләр урнаштыру һәм башкалар тәкъдим ителде. Шулай ук халык шәһәрдә балалар кафесы эшли башлавын, бертуган Комаровлар тимер юл тукталышының кассасы янында настиллар урнаштыруларын, тукталышларны төзекләндерүләрен, аларга тагын да заманча исемнәр бирүләрен телиләр.

Әлеге фикер алышулар нигезендә архитекторлар Ворошилов һәм Ленин урамнары нинди булырга тиеш дигән концепция төзеде.

«Шәһәрлеләрнең барлык тәкъдимнәрен һәм теләкләрен исәпкә алулары ошады. Шунысы куанычлы, юллар һәм яктырту мәсьәләсе дә хәл ителәчәк икән. Чөнки төзекләндерелгән территория — теләсә кайсы шәһәрнең визит карточкасы. Ворошилов урамындагы бертуган Комаровлар йорты белән нәрсә булачагын беләсе килә иде. Бу мәсьәлә әлегә ачык калды», — ди Кукмарада яшәүче Эльмира Гарипова.

 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *