Нинди китап укырга яраталар?
Ел башыннан үзәк китапханәгә 4291 укучы язылган, шуларның 2061е балалар.
Гомумән алганда 80 334 китап укылган. Өлкән һәм урта буын кешеләре нәфис әдәбият, фантастик, маҗаралы, гаилә-мәхәббәт турында әсәрләре укырга ярата икән. Ә мәктәп укучылары уку программасыннан тыш әкият, шигырьләр, маҗаралы әсәрләр сорап алалар.
Китапханәгә быел 542 яңа китап кайткан. Анда татар һәм рус әдәбияты язучыларының җыентыклары бар. Күп өлеше татар язучылары әсәрләреннән тора. Бигрәк тә Гомәр Бәширов, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Әмирхан Еники җыентыклары укучылар тарафыннан яратып укылган.
Фотосы: addnew.biz