Район хакимияте котлавы
Муниципаль район җитәкчелеге балыкбистәлеләрне Республика көне белән котлады.
Тәбрикләү сүзендә: “Татарстанның бәйсезлек турында Декларация кабул итүенә 25 ел тула. Шушы чорда республикабызда, шул исәптән районыбызда барган яңарышлар, уңай үзгәрешләр шушы документка турыдан-туры бәйле. Икътисадны, милли мәдәниятебезне, динебезне үстерү, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә зур мөмкинлекләр ачты ул. Шуңа да 30 август–Республика көне, һәр татарстанлы өчен төп бөйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Якташларымны шушы күркәм бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Иҗади хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлык телибез”,–дигән юллар бар.
Фотосы: www.qirimbirligi.ru