Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүпрәлеләр Урта Әләзәндә эшмәкәрләрнең эшләү серләре белән танышты

(Чүпрәле, 22 май, «Татар-иинформ», «Туган як» ). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге бертөркем эшмәкәрләр делегациясе янә тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшлекле сәфәр кылды. Бу юлы чүпрәлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булды. Моңарчы район делегациясе Ульяновск, Мордовия, Чувашия, Удмуртия төбәкләрендә булып кайткан иде. Пенза өлкәсенең Городище районына караган Урта Әләзән авылы Европада иң зур татар авылларының берсе булып санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 10 меңгә якын кеше яши. Әлеге авыл үзенең туган җирен яратып, шунда гомерләрен багышлаган кешеләре белән дә бай. Алар бер кемнән, бер җирдән бер нәрсә көтми тормыш итәргә өйрәнгәннәр. Авыл халкының бер өлеше зур йөк машиналары белән Пенза өлкәсендә, Мәскәүдә һәм башка чит төбәкләрдә товар ташый. Халыкның икенче бер өлеше исә авылда үз эшен башлап көн итә. Кемдер ит өчен терлек асрый,  200шәр ат тотучы фермерлар да бар. Әләзәндә казылык һәм ит ризыклары җитештерү дә бик алга киткән. Әйтик, Бибарсовлар — Урта Әләзән авылында иң зур җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Моннан тыш, коры катнашмалар җитештерү заводы, эре мөгезле терлекләрне һәм атларны үстерү һәм симертү буенча тулы бер комплекс эшчәнлеге җәелдерелгән, сортировка һәм комплектлаштыру  цехлары эшләп тора. Район делегациясе аларның һәркайсында булып, эшләү серләре белән танышты, тәҗрибә туплады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *