Күренекле язучы Афзал Шамовның тууына 121 ел тулды
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Күренекле язучы, тәрҗемәче Афзал Шамовның тууына 121 ел тулды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов 1901 елның 4 мартында Яшел Үзән районы Татар Танае авылында туган.
Ул татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре — хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы.
Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), Гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып санала.
1949–1950 елларда Афзал Шамов «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының мөхәррире, 1958–1961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли. 1962 елдан башлап профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да Афзал Шамов зур, әһәмиятле, гыйльми эшләр башкара.
1990 елның 19 гыйнварында вафат була.