Әлкидә районы башлыгы ифтар үткәрде
15 апрельдә, Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменнән Базарлы Матакның "Актай" кафесында ифтар ашы үткәрелде. Ифтар мәҗлесен район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев алып барды. Авыз ачуда Базарлы Матак җирлегенә караган дүрт мәчеттән мөселманнар катнашты. Шулай ук 15 авыл мәхәлләсеннән имамнар, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Иң элек Ирек хәзрәт уразаның ни дәрәҗәдә изге ай булуы хакында вәгазь сөйләде. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.
«Сез авылларыбыздагы халыкның бик хөрмәтле кешеләре. Сез гел әдәпкә, изгелеккә, шәфкатьлелеккә өндисез. Мәчетләрдә бергәләп Татарстанда, районда имин тормышлар булсын, чәчкән икмәкләребез уңсын өчен догалар кыласыз. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, бәрәкәтле тормышлар телим барыгызга да, - диде Александр Никошин ифтарда катнашучыларны татар телендә сәламләп.
Теләкләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фаттахов кушылды.
Ирек хәзрәт Корьән укыды. Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов азан яңгыратты. Мөселманнар авыз ачканнан соң бергәләп намазга басты.
Аннан мул табыннар артында ифтар кунаклары иркенләп сыйланып, аралашып утырды. Район башлыгы ифтарында 90 кеше катнашты. Бу районда әлегә иң күп кеше катнашында узган әҗер - саваплы мәҗлес булды.