Түбән Камада полиция участок вәкаләтлеләре гражданнарны кабул итә башлый
![Түбән Камада полиция участок вәкаләтлеләре гражданнарны кабул итә башлый](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/2/b57c5e07b54720ce11ff60ef33706777.jpg)
Түбән Камада полиция участок вәкаләтлеләре тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү 11 июльдән башлап яңартыла.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, кабул итү сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, шулай ук шимбә көнне 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр полициянең участок пунктларында башкарылачак.