Лениногорск мөхтәсибәте Корбан гаете уңаеннан паркта бәйрәм чарасы уздырды
Бүген, 10 июль көнне шәһәрнең «Юбилейный» паркында Корбан гаете уңаеннан Лениногорск мөхтәсибәте гаилә бәйрәме уздырды. Әлеге бәйрәмдә балалар рәхәтләнде, уйнады, төрле мастер-классларда һәм, күңелле стартларда катнашты, тәмле-татлы ризыклар белән сыйланды, батутта сикерде.
Әлбәттә, уеннарда катнашучы балаларның берсе дә бүләксез китмәде. Кечкенәрәк балалар асфальтта рәсем ясады. Кызлар чират торып, кулларына мехенди ясатты. Алар аква-гримны да ошатты. Бу турыда «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Яшьләр үзәге картон һәм синтепоннан сарык ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Билгеле булганча, корбан өчен күбрәк сарык чалына. Мастер-класста балалар да, олылар да катнашты.
Бәйрәм чарасын алып баручы Рузил Ихсанов балаларны да, бәйрәм карарга килүчеләрне тик тотмады, викториналар уздырды, ислам дине турында сораулар биреп, бераз белемне дә тикшерде.
Бәйрәмдә татлы печенье белән чәй эчәргә дә мөмкин иде, тәмле пылау, шашлык та пешерделәр.