Теләче районында Республика көненә багышланган чара булды
27 август көнне Теләче районы мәдәният йорты каршындага мәйданда Республика көненә багышланган «Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республика минем Татарстан» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды.
Программада каралганча, мәйданга керү юлында авыл җирлекләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр, остаханәләр эшчәнлеге белән танышырга, фольклор коллективларның чыгышын тамаша кылырга мөмкин иде. Аларны үзенең урынбасарлары белән берлектә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та сокланып карады. Бу турыда «Теләче-информ» хәбәр итә.
Сәхнәдә район үзешчәннәренең зур концерты барды. Алардан соң сәхнә якташыбыз, танылып килүче автор башкаручы Илнат Фәрхуллин һәм аның иҗат төркеменә бирелде.
Бәйрәм вакытында ял паркында спорт уеннары һәм ярышлар алып барылды. Сәүдә нокталары, төрле аттракционнар бәйрәмгә килүчеләрнең, бигрәк тә балаларның күңеленә хуш килде.