Татарстан Конституциянә 30 ел: төпле язылган, әмма гамәлгә ашырып булмады
Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулды. Бәйсезлек өчен көрәш шартларында кабул ителгән документ бүген нык үзгәрде. Аңа күп тапкыр үзгәрешләр кертелде. Татар теле, милли мәгарифкә кагылышлы маддәләр калды, әмма тел дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Телне укытуда проблемнар тау кадәре.