Аксубай газетасы редакциясендә «Без – Туфан варислары» бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде
Аксубай редакциясендә «Без – Туфан варислары» иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ул элеккеге мөхәррир Роза Хәбибуллина истәлегенә оештырылган һәм икенче ел рәттән үткәрелә.
Ул 35 ел гомерен газета эшенә багышлады һәм Иске Кармәт авылында танылган татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанның музей-йортын булдыруда катнашучы-башлап йөрүче булды. Роза Хәбибуллина аның исеме мәңгеләштерелсен, ә аның иҗади мирасы һәр укучыга таныш булсын өчен бик күп эшләр башкарды. Бу хакта сәламләү чыгышында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова сөйләде.
Быелгы «Без – Туфан варислары» бәйгесендә Роза Камил кызының кече ватаныннан – Яңа Дума мәктәбеннән һәм Иске Кыязлы белем бирү учреждениесеннән укучылар катнашты. Бәйге комиссиясе балаларның эшләренә бәя бирде һәм теманы яхшы белүләрен, катнашучыларның үз фикерләрен һәм хисләрен татар телендә образлы итеп белдерә алу осталыкларын билгеләп үтте. Бүләкләү тантанасы турыдан-туры эфирлар өчен яңа студиядә узды.
Людмила Жаренова бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар , ә Эльза Алмакаева гаиләдән бүләкләр тапшырды.
«Редакциядә булу минем өчен бик дулкынландыргыч, чөнки биредә әнием эшләде, балачагым һәм үсмер елларым шушында үтте. Безнең өчен иң кадерле булган әнием истәлегенә бәйге оештырган өчен редакциягә, бәйгедә катнашкан өчен укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, барыгызга да укуда уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр теләп калам», – диде Эльза Алмакаева.
Бу көнне укучылар редакциядә үз призларын гына алып калмады, ә күбрәк коллектив эше белән танышты, газетаның ничек тууын, аның электрон версиясе ничек формалашуын, мәгълүматның социаль челтәрләр буенча ничек узуын үз күзләре белән күрде, хезмәткәрләр белән танышты.