Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясендә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган чара булды

«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлына багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуга язучы, әдәбият белгече, укытучы, филология фәннәре кандитаты, доцент, Татар язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев килде. Ул Ризаэддин Фәхреддин кызы Әсма Шәраф белән, әле егет чагында ук, ничек танышып китүен, хатлар алышуын, аралашып яшәвен сөйләде.

«Дөреслегенә үзең ышанмаганны сөйләмә дә, язма да», – дигән сүзләрне инде ничә еллар элек Әсма Шәрафтан ишеткән идем. Әлеге сүзләргә мин һаман да таянып эшлим һәм биредә утырган укучыларга да нәсихәт итеп әйтәсем килә», – диде ул. Укучылар исә аеруча кызыксынып тыңлады. Үзләренә матур тәэссирләр алып, хәтта мәкаләләр язарга да кызыгып калдылар.

Рәфкать Шаһиев үзе белән җилпәзә дә алып килгән иде. Ул Ризаэддин Фәхреддиннең кече кызы кулланылышында булган. Җилпәзә бик иске булуына карамастан, әле дә яхшы хәләттә. Р.Фәхреддиннең гаиләсе, хезмәте буенча фотосурәт күргәзмәсе һәм Р.Фәхреддин китаплары, аның турында язылган башка авторлар китаплары күргәзмәләре әзерләнде.

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы, яшәеше, хезмәте белән тулырак таныштыру өчен презентация һәм кинофильм күрсәтелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *