Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Белгечләр Укытучы һәм остаз елында мәгариф хезмәткәрләренә ярдәмне көчәйтергә чакырды

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте, шунлыктан быел зур педагогик стажга ия югары квалификацияле белгечләргә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный сәясәт фәннәре кандидаты, КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре институтының төбәкне өйрәнү кафедрасы доценты Зоя Силаева. Ул мондый ярдәмнең грантларга гына кайтып калмаска тиешлеген искәртте.

«Остаз югары һәм эмоциональ интеллектка ия булырга, яшь белгечне игътибар белән тыңлый һәм ишетә, кайгы-хәсрәтен уртаклаша һәм тынычландыра белергә, түзем, әдәпле, җаваплы, күзәтүчән, эмоциональ яктан тотрыклы, креатив, оптимист һәм үз көченә ышанган булырга тиеш. Шунлыктан һәр яхшы белгеч тә остаз була алмый», - дип өстәде Силаева.

Җәмгыять тормышының башка өлкәләрендәге вәкилләр һәм тренерлар белән эшләүне дә үз эченә алган педагогик эшчәнлек тулаем алганда белем бирү системасында аерым урынны били, дип саный «Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров.

«Нәкъ менә шушы кешеләр яшь буынны тәрбияли, шуның белән илне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт аша гына без әхлаклы яшьләр тәрбияли алабыз», - дип искәртте ул һәм Татарстанда бу юнәлештә системалы эш алып барылуын әйтте.

Искәртеп узабыз, 14 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында тантаналы рәвештә Укытучы һәм остаз елы ачылды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча чаралар, бәйгеләр, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һ.б. үткәрү ниятләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *