Израилдә ниләр булып ята? Андагы татарлар аңлатмасы
![Израилдә ниләр булып ята? Андагы татарлар аңлатмасы](https://gdb.rferl.org/bdf3e1f7-75d7-42aa-9d7d-06a576e4c7b1_cx0_cy10_cw0_w800_h450.jpg)
Израил халкы хөкүмәт белән тарткалаша. Кешеләр хакимиятнең Югары мәхкәмә системын үзгәртүгә каршы чыга. Әлегә халык үз дигәненә иреште, түрәләр бу мәсьәләне карауны җәйгә кадәр кичектерде. Израилдә яшәүче татарлар бу хәлләрне Русиядәге Конституциягә үзгәрешләр кертү хәлләре белән чагыштыра.
Израилдә берничә ай дәвам иткән, ә соңгы көннәрдә көчәйгән протестлар тынып торырга охшап тора. Кичә, сишәмбе көнне, беренче тапкыр Израил шәһәрләрендә халык урамга чыкмады. Сәбәбе — Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуның мәхкәмә системын үзгәртү турында мәсьләнең каравы кичектерелә дип игълан итүе. Израил парламенты җәйге сессиясенә кадәр тәнәфес алды. "Милләтнең бүленешен теләмим. Мин парламенттагы бу карарның икенче, өченче укылышын кичектерүне сорадым. Уртак фикер — консенсуска килгәнче", дип белдерде Нетаньяһу. Бу сүзләрдән сишәмбе кичен урамга җыелырга тиешле халык чыкмый калды.
Халык хакимиятнең мәхкәмә системын үзгәртә торган реформаларга каршы чыкты һәм сүзеннән кире кайтмады. Дәүләт каршылык күрсәткән халыкка колак салырга мәҗбүр булды. Ә аңа кадәр Израилдә өч ай дәвамында кешеләр Югары мәхкәмәнең вәкаләтләрен киметкән реформаларын кабул итмичә хокуклары өчен көрәште. Югары мәхкәмәнең эшчәнлеге үзгәрешсез калуын таләп итү принципиаль булды. Кешеләр фикеренчә, мәхкәмә системы бәйсез калырга тиеш.
Эш шунда ки, 2021 елдан бирле Израил мәхкәмәләрендә Биньямин Нетаньяһуга карата төрле эшләр карала. Аны ришвәт бирүдә, төрле алдашулар, хәрәмләшүләрдә катнашуда, вазифасын үз мәнфәгатьләрендә куллануда гаеплиләр. Премьер-министр моны, билгеле, кире кага. Узган елны сайлауларда катнашып, җиңү яулап, хөкүмәтне җитәкли башлагач, Нетаньяһу мәхкәмә системын үзгәртү эшенә кереште. Протестка чыгучылар премьер реформалар дигән булып, мәхкәмәне авызлыкларга тырыша, үз кәнәфиен саклап калырга тырыша дип саный.
"Халык үз сүзеннән кире кайтмаячак"
Израил ватандашы, әлеге вакытта Лондонда белем алган Дамир Шәрипов хәзер Тель-Авив шәһәрендә. Туганнары янына кунакка кайткан Дамир сишәмбе көнне урам җыенына чыгарга әзерләнгән иде, әмма "забастовка" булмый калды. Азатлык әңгәмәдәше хакимият халыктан курыкты дип саный һәм бу реформалар турында алга таба да сүз катырга куркыр, чөнки халык үз дигәненә ирешмичә туктамаячак.
— Протестлар кызганнан кызды, мондый хәлләрнең Израилдә булганы юк иде. Кешеләр бердәм булып урамга чыгып, хокукларын бу рәвешле яклаганын мин хәтерләмим. Барысы өчен дә халыкның ярсуы көтелмәгән булды, — дип сөйли Шәрипов. — Хөкүмәт чигенергә мәҗбүр булды. Моңа халык басымы аркасында ирешелде. Түрәләр кешеләр тынычланыр, онытыр дип уйлый, әмма, минемчә, Израил халкы җәй көне дә реформалар дип әйтә башласалар, каршы чыгачак.
Израилнең премьер-министры Нетаньяһу мәхкәмә системын үзгәртүгә ирешсә, дәүләтнең Югары мәхкәмәсе күп вәкаләтләренннән мәхрүм калачак. Мәсәлән, Югары мәхкәмә дәүләт парламенты (Кнессет) кабул иткән кануннарга "вето" сала ала. Әлегә. Әмма реформалар булса, бу хокуктан колак кагачак. Нәтиҗәдә парламентта утырган хакимият фиркасе үзләренә уңай булган кануннарны кабул итә алачак, телиләр икән, аларга кирәкле реформаларны уздырачак. Ә бу бөтен демократик принципларны чәлпәрә китерәчәк. Нетаньяһу лидерлык иткән "Ликуд" фиркасенә бөтен юлларны ачачак; ни телиләр — шуны эшлиячәкләр. Шуңа да Нетаньяһуның мәхкәмә системын бик тә үзгәртәсе килә.
Халыкка бу, билгеле, ошамый. Халык мәхкәмә системын үзгәртү реформасын Нетаньяһуның хакимиятне үз кулына алырга тырышуы буларак кабул итә. Халык әлеге премьер-министрдан туйган, аны диктатор итеп таный. Дуслар, танышлар белән аралашам, барысы да премьер-министр хакимиятен кискен тәнкыйтьли. Шуңа бу җиңел генә тынмаячак, — дип сөйли Дамир Шәрипов.
Русия халкы дәшми калды, ә Израил көрәшә
Израилдә уздырылырга тиешле реформаларны Русиядәге Конституциягә үзгәрешләр кертү белән чагыштырып була. Хакимият үзенекен итте, күзгә төтен җибәреп, гадәтләнгән хәрәмләшү юллары белән үзенә ничек кирәк, шулай үзгәртте. Аның нигезендә Русия президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр үк президент булып утыра ала. Русия халкы дәшмәде, урамнарга чыкмады, хокукларын якламады. Ул бастырылды. Еллар дәвамында сәяси тормыштан читләштерелгән русиялеләр моңа кул селтәде. Израилдә исә кешеләр премьер-министр Биньямин Нетаньяһуның кануннарны үзенә кирәгенчә бөгүне кабул итмәде. Урамга чыкты. Грузия халкы да Русиядәге кебек "ят агентлар" турында канунны кабул ителә диелгәч, халык телен яшермәде. Урамда полициянең төрлечә көч куллануына карамастан, таралышмады, үз дигәненә иреште.
Дамир Шәрипов Израил халкы сәясәт белән нык кызыксына, кабул ителгән һәр канун аларның тормышына тәэсир иткәнен аңлый, шуңа да Русиядәге кебек сценарийның тормышка ашырылуы авыр, ди.
— Израил — кечкенә дәүләт, барысы да үч төбендә, кешеләр барысын да күзәтә, кызыксына. Бу протестларга да төрле катлам кешеләре чыкты, күп кеше сәяси системга тәэсир итә ала дигәнне белеп яши һәм ул хокукын куллана. Русиядә кешеләр сәясәттән биздерелгән, читләштерелгән, — дип аңлата ул. — Аннары Израил хакимияте халык белән артык каршылыкка китүеннән курыккандыр дип саныйм. Болай да чуалышларда газ да кулланды, кешеләрне төрлечә куаладылар. Әмма конфрантация тагы да көчәйсә, куркыныч була ала. Израилнең һәр ватандашында гаскәри тәҗрибә бар, алар сугыша белә, һәр кешедә диярлек корал бар. Арттыкка китсә, кешеләр урамга кораллар белән дә чыга ала иде.
"Бөтен тармакта идарә итәргә тели. Кешеләр каршы"
Рәзинә Гыйниятуллина чыгышы белән Чаллыдан. 23 ел Израилдә яши, Бэер-Шева шәһәрендә гомер кичерә, балалары да шунда үскән. Аның өчен дә Израилдә хакимият белән халыкның каршылыгын күрү — гаҗәп хәл. Мондый хәлнең булганы юк иде, ди ул. Ул хакимияттәгеләр бар нәрсәне дә үз кулына алырга тели, дөньяви дәүләттә дини кагыйдәләрне өскә чыгарырга максат куела дип сөйләде. Үзе урам протестларында катнашмый, әмма барлык хәрәкәтне күзәтәм, диде Азатлыкка.
— Халыкның дәррәү кубып хакимияткә каршы чыкканын беренче тапкыр күрәм. Гомумән мондагы җәмгыять гел бердәм иде. Хәзер исә халык икегә бүленде. Җәмгыятьнең бер өлеше хакимият яклы, икенчесе аның гамәлләренә каршы чыга. Каршы чыгучылар күбрәк чынында, — ди Рәзинә. — Иң кызыгы протест чаралырында яшьләр дә, өлкәннәр дә җитәрлек. Араларында дини кешеләр дә бар. Хакимияттәгеләрнең ялгышлыгы — бар нәрсәне дә үз кулларына алырга, бар нәрсәне дә үз контроленә алырга теләү. Мәхкәмә системы бәйсез булырга тиешлеген барысы да аңлый. Хакимият аңа да хуҗа булырга тели. Бөтен тармакта идарә итәргә тели. Шуңа халык мәхкәмә системын үзгәртергә теләүне авыр кабул итә. Кеше үз фикерен белдерә, урамга чыга, бу — аларның хокукы.
Рәзинә халык аларның да шәһәрендә урамга чыга дип әйтә, әмма полиция кешеләргә каты бәрелми, алар бары тик тәртип саклый, дип аңлата ул. Аның фикеренчә, хакимияткә халык белән уртак тел табарга туры киләчәк, протестка чыгучылар үзенекенә ирешәчәк.
Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!