Бәла аяк астында: капкага бәрелеп үлгән
Әлеге һәлакәт Әлмәт районы Югары Мактама авылында булган. Мондый хәл килеп чыгар, дип уйлап та караучы булмагандыр, мөгаен.
Гадәттән тыш хәл көпә-көндез – сәгать 1ләр тирәседә була. "Әлмәт таңнары" язуынча, Югары Мактаманың Октябрь урамы буйлап Чапаев урамына таба хәрәкәт иткән ВАЗ-21054 автомобиле каз фермасына таба борылганда капкага килеп бәрелә. Аның йөртүчесе урында ук җан бирә.

Фаразлар буенча, автомобиль югары тизлек белән хәрәкәт иткән. Юлларда сак булсак иде – барыбызны да өйдә көтәләр!..
http://www.almet-rt.ru/фотосы