Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте китапханәгә татарча матур әдәбият китаплары тапшырды
Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округының үзәк китапханәсендә Гаилә елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда быел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендәге Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм Әгъзәм Шакиров рәислегендәге Чувашия татарларының милли-мәдәни берләшмәсеннән китапханәгә татарча матур әдәбият китаплары бүләк ителде.
Очрашуда Чувашия Иҗтимагый палатасының Россия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ирина Булыгина, Чувашия Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Нина Смирнова, Чувашия Иҗтимагый палатасының Россия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзасы Олег Волков, Комсомол муниципаль округы башлыгы Николай Раськин, Чувашия иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдус Зәйнетдинов һәм башка чакырылган кунаклар катнашты, диелә хәбәрдә.