Түбән Новгород өлкәсе Кучкай Пожары авылы халкы мәчетнең 30 еллыгына әзерләнә
14 июльдә Түбән Новгород өлкәсенең Кучкай Пожары (Кочко-Пожарки) авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Шул уңайдан биредә бинаны яңарту һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта «Туган як» Түбән Новгород өлкә иҗтимагый-сәяси газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итәләр.
Эшмәкәр һәм авылның инициатив төркеме рәисе Ирфан Шәипов хисабына мәчетне декоратив яктыртканнар. Ирле-хатынлы эшмәкәрләр Ринат Рифат улы һәм Сылу Равил кызы мәчеткә зур тышкы ике яклы электрон сәгать бүләк иткән.
Эшмәкәрләр Фаил Хәмзин һәм Рәшит Хәсәнов капка һәм койманың алгы өлешен алыштырган. Эшмәкәр Илдар Сибаев мәчеткә керү территориясенә тулысынча һәм капиталь рәвештә кирпеч-гранит брусчатка җәяргә булган. Хәзерге вакытта брусчатка җәеләсе өлеш инде бетонланган. Мәчетнең тәрәзәләрен капиталь рәвештә көйләгәннәр, ә аларны эшмәкәр Илгиз Измайлов белгечләре матур итеп тышлаган.
«Бу мәчет юбилеена авыл халкы башкарган һәм планлаштырган эшләрнең бер өлеше генә. Хәзер анда «мәчет фондына» акча җыю акциясе уза. Акча керемнәренә караганда барлык планлаштырылган эшләр үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак дип ышаныч белән әйтергә була», диелә хәбәрдә.
Ирфан Шәипов әйтүенчә, шушы көннәрдә Кучкай Пожары мәчетенә эш сәфәре белән РФ Диния нәзарәте вәкилләре килгән. Анда юбилейның тантаналы өлешен урамда, мәчет каршында 11:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр уздыру турында карар кабул ителгән. Аннары намаз һәм 100 ир-атка исәпләнгән бәйрәм мәҗлесе була. Хатын-кызлар өчен бәйрәм өстәлләре 17:00 сәгатьтә әзерләнәчәк, диелә хәбәрдә.