Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Баулы районы Татар Кандызы авылында Көлтә бәйрәме үткәрделәр

Баулы районы Татар Кандызы авылында Көлтә бәйрәме үткәрделәр. Бу юлы алар, басуга чыгып, беренче көлтә бәйрәмен уздырды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Чараны оештыручылар крестьяннар тормышы, кул көче белән җир эшкәрткән вакытларны, шул чорның эш кораллары хакында сөйләделәр.

«Борынгы йолаларга нигезләнгән бәйрәмнәр оештырыр алдыннан, авылыбызның өлкән кешеләре белән очрашабыз, алардан шул йола һәм хезмәтләр хакында сөйләтеп, мәгълүмат җыябыз. Бу юлы да шулай иттек. Чөнки безнең төп максатыбыз – үсеп килүче буынга милли традиция, гореф-гадәт һәм йолалар хакында сөйләп, күрсәтеп калдыру. Көлтә бәйрәме дә шуны күздә тотып оештырылды», – дип сөйләде Татар Кандызы мәдәният йорты режиссеры Луиза Шакирова.

Чарада катнашучылар, милли киемнәр киеп, бер генә мизгелгә элекке чорның урак белән башак кисүчеләренә һәм көлтә бәйләүчеләренә әверелде.

– Урып-җыю вакыты – иң авыр чор. Без инде күптәннән бу зур хезмәтне комбайнчыларга тапшырдык. Ә бүген тарихка әйләнеп кайттык, – дип сөйләде чарада катнашучы, авыл активы Ләйсән Галимҗанова. – Һәр көлтәдән икмәк исе аңкый. Икмәк бит – муллык, туклык билгесе. Уңышны җыеп алу күпме көч таләп итүен безнең буын яхшы белә, яхшы хәтерли. Шуңа күрә аның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга тырышалар. Кабатлап әйтәм, бүген басу-кырларда көчле һәм заманча техника эшли. Ә без кечкенә чакта болар барысы да кул көче белән эшләнә иде.

Чарада катнашучылар үзләренең кечкенә вакыттагы истәлекләре, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Беренче Көлтә бәйрәме шул теманы чагылдырган җырлар, уеннар һәм сынамышлар белән үрелеп барды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *