Бунтарь шагыйрь
Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә классик язучы Һади Такташның тууына 115 еллыгы уңаеннан “Бунтарь шагыйрь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Анда язучының басма китаплары, аның турында башка язучыларның язма-мәкаләләре урын алды. Язучы иҗаты укучыларда кызыксыну уятты. Күргәзмә янында әңгәмәләр оештырыла.