Әлмәттә җинаятьчелек арткан [+ФОТОЛАР]
Һәрберебез котлаулар вакытында иң элек имин тормыш, баш очыбызда һәрдаим аяз күк йөзе булуын телибез.
Чынлап та, ызгыш-талашсыз, буталчыкларсыз, бер-беребез белән тату яшәүгә ни җитә. Әмма барчабыз да моңа омтылмый: болгавыр заманда яшибез.
Ни генә дисәк тә, таякның авыр башы хокук саклау органнарына төшә. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов 2015 елның алар өчен җиңел килмәвен билгеләп үтте. Ел дәвамында бихисап чаралар узды. Аларның барысында да полиция хезмәткәрләре кизү торды.
– Җинаятьчелек 2014 ел белән чагыштырганда 15,3 процентка артса да, без алга куйган бурычны үтәдек. Террорлык актларына һәм экстремизм рәвешендәге җинаятьләргә юл куелмады, – дип бәя бирде эшчәнлекләренә җитәкче.
Тулаем алганда, шәһәрдә һәм районда 2015 елда 1595 җинаять теркәлгән. Аларның 73,1 проценты ачылган. Әлеге сан республика күрсәткеченнән артыграк. Авыр һәм аеруча авыр җинаять кылуларның 10 процентка кимүе күзәтелгән. Бу төр җинаятьләр ачылышы да Татарстан буенча алганда күбрәк. Узган елгы күрсәткечләрнең зур булуына шәхескә карата кылынган җинаятьләр (алар 42,8 процентка арта төшкән) сизелерлек өлеш керткән. Әлмәт полициясе аларны ачу буенча (98,7 %) беренче категорияле бүлекләр арасында беренче урында.
– Мошенниклыкның арта төшүе безне зур борчуга сала, – диде Дамир Гарипов. – Теркәлгән җинаятьләрнең 60 процентында телефон кулланылган. Декабрь аенда гына да кырыгалдарларның элемтә чарасы кулланып кеше алдаулары турында 15 хәбәр керде. Ятьмәгә бигрәк тә өлкәннәр эләгә. Ә бит гел кисәтеп, аңлатып торабыз, югыйсә.
Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр дә узган ел 2014 елга караганда 45 очракка күбрәк булган. 631 очракның 207 се сәүдә нокталарыннан урлашуга туры килә икән. Бер “Спорт Мастер” кибетендә генә дә 19 урлау очрагы теркәлгән.
Урамда хокук тәртибен бозулар кимесә дә, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә ясалган (498 очрак) һәм көнкүрештәге (265) җинаятьләр саны узган ел артыграк күзәтелгән.
Әлмәтлеләр бишенче ел рәттән наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш алып баруда әйдәп баручылардан санала. Узган ел бу юнәлештә 232 җинаять ачылган. Күпчелек – 84 процент наркотик матдәләр саклау очракларына туры килә. Әлеге өлкәдә 177 кеше җинаять кылган. Әфьюнның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән 458 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 290 әлмәтле өстәмә рәвештә наркоман буларак исәпкә куелган.
Гомумән алганда, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең эчке эшләр бүлеге 3 нче урында. Беренче урынга менүгә юллардагы торыш комачаулаган дисәң дә була. Юл-транспорт вакыйгаларында үлүчеләр саны быел 9 кешегә арткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәсен бозуның 73116 очрагын ачыклаган. Җәяүлеләр дә кагыйдәне боза. Үткән ел шундый 2051 кеше туктатылган. Автофиксация системасы да юлларны шәп күзли – аның ярдәмендә кагыйдә сакламауның 101468 очрагы теркәлгән. Шуның 96893е тизлек режимын саклауга туры килә. Гомеребез турында кайгыртмыйбыз, җәмәгать!
Тагын да аянычлысы – транспорт руле артына исерек килеш 823 кеше утырган. Әле бу ачыкланганнары гына. Мәгълүм булганча, 1 июльдән руль артына кабаттан хәмер кулланып утырганнарга карата җинаять закончалыгы буенча санкция кулланыла башлады. Эчке эшләр идарәсе тарафыннан андыйларга карата 47 җинаять эше кузгатылган. 2015 ел эчендә менә шундый хәфевле саннар да бар.