Район башлыгы Әлмәт җитештерүчеләрен яклады
Район башлыгы Айрат Хәйруллин төзелеш мәйданнарына сәяхәт кылды.
“Яшьлек”, “Көнбатыш капка” микрорайоннарында сафка кертелүче йортлардагы хәл-торышны бәяләп, ул күрелгәннәрдән канәгать калды. Капиталь ремонт уздырылучы 18, 12 нче мәктәпләрдә, “Луч”, “Әлмәт моржлары” яшүсмерләр клубларында да булып, район башлыгы бәя һәм сыйфат туры килгән шартларда Әлмәт җитештерүчеләренә өстенлек бирергә кирәклекне ассызыклады. Сәяхәт Түбән Мактама бистәсендә төзелүче спорт комплексы белән тәмамланды. Әлеге объектны җәй урталарында бистәнең 50 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә кулланылышка тапшыру күз уңында тотыла.