Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эшли башлады

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле ведомствоара оператив штаб эшли башлады.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә узган ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында, республикада һава шартлары начарлану сәбәпле, ведомствоара оператив штаб эше турында карар кабул ителде.

Ихтыяҗ туса, муниципаль районнар “Буран” планын кертә һәм авыр техника куллана ала.

“Вәзгыять начарланган очракта, транспорт хәрәкәтен чикләү яки туктату турында чаралар кабул итәргә туры киләчәк. Әлегә андый карарлар кабул ителми, вәзгыять контрольдә. Иң яхшысы алдан хәстәрен күрү, автомобильләрне эре торак пунктлар янында туктату зарур. Оренбург өлкәсендәге хәл килеп чыкмасын өчен барысын да эшләү мөһим”, - дип белдерде Алексей Песошин киңәшмәдә.

Комиссия рәисе федераль һәм республика юлларындагы барлык җылыну, туклану, кафе һәм ресторан стационар пунктларны (барлыгы 53 пункт) контрольгә алырга чакырды. Шулай ук, ихтыяҗ туган очракта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 мобиль җылыну пункты эшләячәк. Моннан тыш, А.Песошин кече техниканы әзер тотарга чакырды, кайбер очракларда тирән карда йөри торган автомобиль кирәкле урынга бару өчен бердәнбер ысул булырга мөмкин.

Республика автоинспекциясе анализы буенча Татарстан территориясендә 38 участокта автомобиль бөкеләре булырга мөмкин. Бу участокларда постлар оештырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *