Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Атнаның бер көнен – Иске Зәйгә

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш көнен Иске Зәй бистәсе хакимият бинасында территориаль - иҗтимагый үзәк җитәкчеләре,  бистәдә яшәүчеләрне шәхси сораулары белән кабул итүдән башлады. Алга таба ул һәр атнаның пәнҗешәмбе көнен Иске Зәйгә багышлап, бистә проблемаларын тирәнтен өйрәнү, халыкка уңайлы булсын өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен кешеләр белән якыннан аралашып эшләргә ниятли.

- Безнең районның 42 мең халкы шәһәрдә яшәвен һәм аның 4500ләбе Иске Зәй бистәсендә гомер итүен исәпкә алсак, бу микрорайонга да даими төстә игътибар кирәклеген аңлавы кыен түгел. Зәй шәһәрендә уңай яшәү шартлары тудыру максатында без кешеләр белән һәр көн саен диярлек очрашып, беренче чиратта аларны борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын эзлибез, әлеге эш методын үзәктән читтәрәк булган Иске Зәй бистәсендә дә актив куллану кирәк дип саныйм һәм шуңа да атнаның пәнҗешәмбе көнен биредән торып эшләүгә багышлыйм. Чөнки аерым очрашуларга билгеле вакытка гына килеп киткән арада бистә халкын тыңлап бетерү мөмкин түгел. Дөрес, без Иске Зәй бистәсендә 2015 елда төрле программалар буенча шактый гына күләмле эшләр башкардык. Мәсәлән, 1нче мәктәптә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү үткәрелде, ике заманча спорт мәйданчыгы булдырылды, шулай ук урамнарны яктырту, юлларны өлешчә төзекләндерү, суга кагылышлы мәсьәләләр дә акрынлап хәл ителеп килә. Ә 2016 елда исә без бистәдә әле моңа кадәр республикада эшләнмәгән 4 модульле ФАП зурлыгында  табиб амбулаториясе төзү планын куйдык, аның буенча эш башланды инде. Шулай ук участок полицийский йорты төзү планы да бар. Алга таба эш урыннары булдыру максатында, бистәдә буш биналарны кулланып, авыл хуҗалыгы тармагы һәм башка өлкәдә эшмәкәрлекне җәелдерү дә күздә тотыла, - дип фикерләрен белдерде Разиф Кәримов.

 

 

Ә район башлыгына шәхси сораулары белән килгән бистә кешеләренең күпчелеге  яңа медицина  учреждениесендә нинди дәвалау мөмкинлекләре тудырылачагы, уңай шартларның ни дәрәҗәдә булачагы белән кызыксындылар. Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров белдерүенчә, Иске Зәйдәге хәзерге медицина учреждениесе замана  таләпләренә җавап бирми, санитар-гигиена ягыннан да, бинаның төзеклеге ягыннан да ул кулланылыш өчен яраклы түгел. Шуңа да район башлыгы ярдәме белән республика сәламәтлек саклау министрлыгы аша финанслар җәлеп итеп, яңа табиб амбулаториясе булдыру карар  ителгән. Анда заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән дәвалау кабинетлары, теш дәвалау өчен аерым кабинет, хәтта  ятып дәваланырга өч урын да булдыру күздә тотыла. Очрашуга килгәннәрне аеруча кызыксындырган физкабинет та  эшләячәк яңа медучреждениедә.

Бистә халкы белән күзгә-күз карап сөйләшү барышында узган ел яшь үсентеләр утыртып, ял паркы булдыру идеясен да ныклап чынга ашыру кирәклеге искәртелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов биредә аның быел заманча шартларда эшләнәчәген, монда ук балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырылачагын әйтте. Моннан тыш, урам яктырткычлары, юлларның төзексез урыннарын төзәтү мөһимлеге, балаларга шугалакта шөгыльләнү өчен аны катыру, тимераякларны прокатка бирү эшен оештыру  кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.

Ә спорт өчен җан атучы Виктор Китов, Разиф Галиевичка мөрәҗәгать итеп, район территориясендә төзеләчәк зур биатлон үзәгендә шөгыльләнү өчен хәзердән үк яшьләрне әзерләү мөһимлегенә тукталып, заманча тирлар булдыру кирәклеген искәртте. Бу мәсьәләне дә район башлыгы контрольгә алырга вәгъдә итте.

Шул рәвешле, район башлыгының Иске Зәйдәге беренче эш көне бистәдәгеләрне борчыган проблемаларны барлаудан башланды. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *