Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иске Куакта янгында гаиләсен югалткан малай тәрбиягә үз әтисенә тапшырылган

 Иске Куак авыл җирлеге территориясендәге шәхси йортта чыккан янгында гаиләсе һәлак булган малай тәрбиягә үз атасына бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр иткән.
“Баланың атасы табылды, моның белән кыенлыклар тумады – ул һәрвакыт алиментлар түләп барган булган. Бу аның ышанычлы булуын дәлилли”, - дип шәрехләде агентлык әңгәмәдәше.
 
Малайны уллыкка алу һәм ир-атның чын ата булуын раслауга кагылышлы нинди дә булса формаль мәсьәләләрне хәл итәргә туры килмәде – бала никахта туган. Малайны тәрбияләү буенча әбисе ягыннан да, ир-атның яңа гаиләсе ягыннан да низаглар, проблемалар булмаган.
 
“Хәзер бала Лениногорскида әтисе гаиләсендә яши, башка мәктәпкә күчерелгән. Гаилә берникадәр вакыт опека органнары контроленда булачак, чөнки гаиләгә дә, балага да үзара мөнәсәбәтләрен җайларга булышырга кирәк”, - дип билгеләп узды Удачина.
 
Балалар омбудсмены әйтүенчә, якын арада вәкаләтле аппараты тарафыннан бу вазгыятьтә компетенцияле органнар эшчәнлегенә бәя бирүче бәяләмә әзерләнәчәк. Моннан тыш, кузгатылган җинаять эшләре кысаларында фаҗигале вакыйганы Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе следовательләре, прокурорлар тикшерә.
 
Чыганак: "Татар - информ" сайты

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *