Карак җинаять урынында йоклап киткән
Бу хәл 23 гыйнварга каршы төндә Буада була. Бер ир-ат ишегендәге пыяласын этеп, шәһәрдәге кибетләрнең берсенә үтеп керә. Анда ул продуктлар җыя, касса аппаратын ачарга маташа һәм йоклап китә. Каравыл хезмәтчелеге хәбәре буенча килгән полиция хезмәткәрләре аны сәүдә залында йоклаган килеш эләктерә.
Чыганак:http://www.buinsk-tat.ru/tt/component/k2/item/8073-buada-karak-%D2%97inayat-uryinyinda-yoklap-kitk%D3%99n.html