Моргта мәетләрне бутаганнар
Улына әнисенең җеназасы көнне моргта бөтенләй башка кешенең мәетен биргәннәр.
Әнисенең кыяфәтендәге үзгәрешне егеткә үлгәннән соңгы “гадәти хәл” дип аңлаталар. Табутны зиратка алып кайтып, өстен ачкач, ханымны беркем дә танымый. Аптырашта калган туганнар полиция чакыртырга мәҗбүр була.
Бер сәгать вакыт узгач, морг хезмәткәрләре зиратта ук ханымнарны алыштыра: җыелган халык алдында анадан тума бер мәетнең киемен салдырып, икенчесенә кидереп куя. Тагын да шаккатырганы, әлеге хәлдә туганнарның үзләрен гаепле калдыра.
Моннан тыш, санитарлар мәетләрнең киемнәрен алыштырган чакта, туганнар “чит” мәетнең тәнендә ярылган урынны да күрә, ә аларның бакыйлыкка күчкән якын кешеләре гәүдәсен ярып карамаган булалар. Шуның белән бәйле бу гаилә рәсми документларда күрсәтелгән үлемнең сәбәбендә дә шикләнә. Хәзер прокуратура аша кабат экспертиза уздырырга тели. Әлеге хәл Краснодарда булган.