Эльмира Калимуллина популяр тапшыруда төшәр алдыннан өч тапкыр бәлеш пешереп караган [+ФОТОЛАР]
Бу атнада Казанга «Поедем, поедим» тапшыруын алып баручы Джон Уоррен килде. Эфирда милли ризыклар пешереп күрсәтүче әлеге тапшыру тамашачы арасында популярлык казанырга өлгерде инде.
Бу юлы Джон Уорренга партнер итеп "Голос" проекты финалисты, Татарстанның халык артисты Эльмира Калимуллинаны сайлаганнар. Җырчының үзе өчен бу көтелмәгән сюрпризга әйләнгән. Татарстан йөзенә кызыллык китермәс өчен һәм үзенең кулинарлык осталыгын да искә төшерергә дип Эльмира хәтта тапшыруга төшәр алдыннан өч тапкыр бәлеш тә пешереп караган, дип яза "События"
Эфирда нәкъ бәлеш пешерү идеясен җырчы үзе тәкъдим иткән.
«Поедем, поедим» тапшыруын 13 февраль көнне НТВ каналында 14 сәгать 20 минутта карый алачакбыз.