Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иске Юрашта концерт

Иске Юраш авылы мәдәният йортында Алабуга мәдәният  һәм  сәнгать көллияте студентлары  әдәби-музыкаль программа белән чыгыш ясады.

Кызыклы һәм тирән эчтәлекле  концерт программасын  Иске Юраш авылы эшчәннәре тулы зал белән каршы алды. Яшьләр тарафыннан  искиткеч оста  һәм үзенчәлекле итеп  башкарылган     халык  җырлары  залны моңга күмде. “Алабуга егетләре” җыр  һәм “Кама таңнары”  бию ансамбльләре чыгышлары  да  халыкка   матур бүләк булды.

Казан кунаклары – җырчы Алинә һәм Азат Кәримовларны халык көчле алкышлар белән каршы алды. Талантлы яшьләрнең моңлы җырларын  тамашачылар  яратып  тыңлады, алкышларга күмеп, кат-кат сәхнәгә чакырды.

Концертта Азат Кәримов тарафыннан,  күп шигырьләр авторы Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә Әлфирә Әкбәрова һәм Азат Кәримов  көй язган “Юраш авылы” җыры беренче тапкыр мәдәниятебез  йорты  сәхнәсендә  яңгырады. Халык аны яратып кабул итте, аягүрә басып, кайнар алкышлады. Концерт ахырында юрашлылар көчле алкышлар белән җырны яңадан сорап җырлатты.

Моңа кадәр сәхнәләрдә Ләлә Абдуллина сүзләре Владимир Мироваевның Ләлә Абдуллина сүзләренә язылган  “Юрашым”  җыры  яратып башкарылса, хәзер  бу “копилка”га  “Юраш авылы” җыры да өстәлде. Сәләтле иҗат ияләренә күп рәхмәт белдерәбез, яңа иҗат уңышлары телибез.

Ике сәгатькә сузылган концерт программасын  тамашачылар  бик ошатты.  Авыл халкы   рәхәтләнеп ял итте, яхшы тәэсирләр һәм эшкә яңа дәрт белән  өйләренә  таралышты.

Иске Юраш авылы халкы оста артистлар башкаруында бай эчтәлекле концерт күрсәткәннәре һәм рәхәтләндереп ял иттергәннәре өчен, Алабуга  мәдәният  һәм  сәнгать  көллияте  җитәкчесе Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәровага,  укытучылар һәм студентлар коллективына  чын күңелдән  зур рәхмәт белдерә. Аларга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар тели.

Иң  изге теләкләр белән Иске Юраш авылы халкы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *