Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Авыру балалар да мәктәптә укыячак

Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру
балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң?
– Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280ләп коррекцион бакча, мәктәп яшәүдән туктады. Андый мәктәпләрне япканда әти-әниләрнең фикерен исәпкә алырга кирәк, – дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин Казанда узган халыкара конференциядә.
 
Олег Смолин фикеренчә, инклюзив белем бирү, ягъни сау-сәламәт һәм авыру балаларны бергә укыту өчен укытучыларның да әзер булуы кирәк. Яңа уку елыннан сәламәтлегендә проблемалар булган беренче сыйныф укучылары өчен махсус стандартлар кертелә. Әмма әлегә дәреслекләр җитми икән. Депутат инвалидларга вузларда бюджет урыннарының санын, стипендияләренең күләмен арттырырга кирәк дип саный.
 
– Инклюзив белем бирү авыру балаларга гыйлем алу мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә 4 меңгә якын инвалид һәм 1 мең 712 физик мөмкинлекләре чикләнгән бала укый. 2 мең 396 укучыны өйләренә килеп укыталар. 300ләп мәктәптә “Уңайлы мохит” программасы буенча шартлар тудырылган, – дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
 
Министр белдергәнчә, республикада авыру балаларны укыту өчен педагоглар әзерләү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген коррекцион мәктәпләрдәге бер мең дефектолог белемен күтәргән. Шуның кадәр үк мәктәп мөгаллимнәре курслар узган. Казандагы 78 нче мәктәп базасында ресурс үзәге оештырылган. Әлеге тәҗрибә республиканың башка мәктәпләренә дә таратылачак.
 
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова исә Зур концертлар залында узган тамашада күргәннәре белән уртаклашты. “Залда коляска белән килгән инвалид балалар да бар иде. Алар яшьтәшләре белән аралашты. Мәдәни чараларга йөртүне өстәмә белем буларак та кертергә була”, – диде ул. Инвалидларга шартлар тудыру, укытучылар әзерләү – боларның барысын да хәл итәргә була. Барыннан да бигрәк сау-сәламәт балаларның аларны кабул итүе мөһим.
 
Чыганак: "Ватаным Татарстан" газеты

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *