Горбушадан суфле
1 банка консервланган горбуша балыгы (сөләйман балыгы да ярый),
4 йомырка,
1/3 ст сөт,
0,5 кг бәрәңге,
1 суган,
тоз, борыч.
Бәрәңгене пешереп изәргә. Йомырка сарысы, изелгән балык, кыздырылган суган, сөт өстәп, тоз, борыч сибәргә.
Яхшылап болгатырга һәм табага салырга.
Йомырка агын күпертеп, өстенә салырга һәм духовкада 20-25 минут тотарга.